«Ялкын» журналының февраль саны тышлыгында – яшь булуына карамастан, бик тәҗрибәле көрәшче, ике тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия чемпионы булган Әнгам Мөхетдинов. Аның белән интервьюны журналыбызның беренче битләрендә укый аласың. Шулай ук бу санда син егетләр дөньясы белән якыннанрак таныша алачаксың. Биредә малайларны борчыган сораулар, алар турында яшәгән стереотиплар, зәвыклы образлар төзү буенча гайд урын алды. Мәхәббәт темасын да читләтеп узмадык – мемнар битен ачып карагач, барысын да аңларсың. «Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын анализладык, ә «Оялчан алма»да психолог һәм гинеколог белән җенси өлгерү турында сөйләштек. Комикс буларак бу санда сине Гөлинә Фәрхуллинаның «Феромонмы, юкмы?» исемле хикәясе көтә.
Категория: молодежные журналы
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Год: 2026
Легальная стоимость: 149 руб.
Ограничение по возрасту: 12+
Комментарии ():