Идель (на татарском языке) №07/2026

4.4 из 5, отдано 6 голосов

Июль саны тышлыгында – җәйнең үзе сыман якты, чибәр Зәринә Сафина. К.Тинчурин театры актрисасы белән хыялдагы рольләре, остазлары һәм иң төп фанатлары турында сөйләштек. Җырчы АлияНур белән зур материал әзерләдек – медицина өлкәсеннән иҗатка килгән кызга нинди урау юллар аша үтәргә туры килгән, нинди концертлар планлаштыра һәм кемнәргә аеруча рәхмәтле. Театрлар сәхифәсендә Г.Кариев театрындагы «Габдулла – яктылык» һәм К.Тинчурин театрындагы «Отелло» премьералары турында яздык. Бу санда без күкрәкләр белән интервью эшләдек – алар турында төп мифларны җимердек һәм мөһим функцияләрен барладык. «Әдәбиятыбыз» сәхифәсендә яшьләр Марат Кәбировка сораулар бирде – үзен бик күп жанрларда сынап караган автор белән материал – үзе бер әдәбият дәресенә тиң. Шушы һәм башка кызыклы материалларны рәхәтләнеп укы! Август санында күрешкәнче!

Категория: молодежные журналы

Правообладатель: ТАТМЕДИА

Легальная стоимость: 159 руб.

Ограничение по возрасту: 16+

Читать книгу «Идель (на татарском языке) №07/2026» онлайн:

Комментарии ():