Ялкын №06/2026

3.95 из 5, отдано 19 голосов

«Ялкын» журналының июнь саны тышлыгында 5 яшеннән йөзү белән шөгыльләнгән, «Россиянең спорт остасына кандидат» исемен алган Зөләйха Нәбиева. Аның белән интервьюны журнал битләрендә укый аласың. Җәй җитте, димәк, лагерьларга ял итәргә барырга вакыт. Без синең эшеңне җиңеләйттек, һәм бу санда иң шәп лагерьлар турында яздык. Уку елы тәмамлангач, буш вакытың да күптер, шуңа күрә журналыбыздагы интерактивлар синең өчен. Мемнар битен дә карарга онытма. «Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә сине Фоат Садриевның «Таң җиле» романы көтә, ә «Оялчан алма»да психолог белән ни өчен әти-әниләрнең балаларын кич чыгармавы турында сөйләштек. Комикс буларак бу санда сине Азалия Сабитованың «Ак чәчәкләр үпкә сакламый» исемле хикәясе көтә.

Категория: молодежные журналы

Правообладатель: ТАТМЕДИА

Легальная стоимость: 149 руб.

Ограничение по возрасту: 12+

Читать книгу «Ялкын №06/2026» онлайн:

Комментарии ():