Якты июнь тышлыгында – Талантлар Университетының остазлары. Алар белән хыяллары, сөенечләре һәм бүгенге көн яшьләре турында сөйләштек. Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров белән зур әңгәмә ззерләдек – республикадагы иң яшь башлыкларның берсе булу, райондагы хәл ителәсе мәсьәләләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләштек. Журналада җәйге мөселман модасы турында зур материал урын алды: стилист дин һәм зәвыкны ничек берләштерергә икәнен сөйләде. Театр сәхифәсендә сезне Г.Кариев исемендәге театрның режиссёр ярдәмчесе һәм К.Тинчурин исемендәге театрның яшь актрисасы белән әңгәмәләр көтә. Безнең организмдагы иң төп әгъза – баш миеннән интервью алдык. Аннан ничек ял итүе, нәрсәдән аруы һәм гашыйклык процессында нинди роль уйнавын белештек. Казанның Зооботаника бакчасында булып кайттык һәм аның хезмәткәрләре – ландшафт архитекторы һәм хайваннарны караучылар белән материал әзерләдек. Бу һәм башка кызыклы материаллар сиңа ошар дип өметләнәбез. Июль аенда күрешкәнче!
Категория: молодежные журналы
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Легальная стоимость: 159 руб.
Ограничение по возрасту: 16+
Комментарии ():