Март саны тышлыгында – Талантлар Университеты һәм Г.Кариев театрының уртак театраль лабораториясе катнашучылары. Кызлар белән аларны театр дөньясында ниләр кызыктыруы, хыяллары турында сөйләштек. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан аналыкның үзеннән интервью алдык һәм безне борчыган сорауларны бирдек – ни өчен кайбер хатын-кызлар күрем вакытында шулай тилмерә? Аналыксыз яшәп буламы? К.Тинчурин театрының яңа артистлары белән сөйләштек – аларның театрда дебют рольләре – «Казан егетләре» спектаклендә булды. «Яшьләр калебе» сәхифәсендә шагыйрә, режиссер Гөлчәчәк Баһавиева белән әңгәмә әзерләдек. Шулай ук март санында Миләүшә Гафурованың «Фәрештәләр» документаль моноспектакленнән материал да урын алды. Психолог белән сессияләрдән гыйбарәт сәхифәне бу санда да дәвам иттек – бу юлы иҗат, куркулар, интеллектуализация турында сөйләштек. Иҗат сәхифәсендә исә мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташка сораулар бирдек һәм башка шагыйрьләрнең аңа атап язган шигырьләрен бастырдык. Апрельдә күрешкәнче!
Категория: молодежные журналы
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Год: 2026
Легальная стоимость: 159 руб.
Ограничение по возрасту: 16+
Комментарии ():