Идел журналының февраль саны яратуга багышланган: һөнәреңне ярату, сөйгәнеңә, дусларыңа, туган җиреңә мәхәббәт... Без мәхәббәт символына әйләнгән йөрәк турында кардиолог белән эчтәлекле материал әзерләдек. Яратуга йөрәк ни рәвешле бәйле? Хәзер йөрәк авыруларын ничек дәвалыйлар? Йөрәкле символ кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Безнең барыбызга да таныш ярату турында җырларга аккордлар бирдек. Яшьләрдән балачак гашыйклыклары турында сөйләттек: алар сабый чактагы хатирәләре белән бүлеште. Яңа сәхифә башлап җибәрдек: «Психологта кунакта». Психологик сеансның нидән гыйбарәт булуын чын сессия мисалында күрсәтеп карадык. «Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсе белән материал әзерләдек: бу санда җырчы Алмас Хөсәеновның «Яратып туеп булмаслык» концертыннан репортаж әзерләдек. Шулай ук йорт хайваннары белән яңа фотопроектка алындык: «Койрыклы сәхифә»дә эт-мәчеләр үзләренең хуҗалары белән фотосурәткә төшә. Март ае тагын да кызыклырак булырга охшап тора, күрешкәнче!
Категория: молодежные журналы
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Год: 2026
Легальная стоимость: 159 руб.
Ограничение по возрасту: 16+
Комментарии ():