2026 елның гыйнвар саны «тәүге» темасына багышланган. Тышлыкта – XXI гасырдагы тәүге татар винилы. Гауга төркеменең «Alisa» альбомы турында зур материал әзерләдек: Бу альбом башкаларыннан нәрсәсе белән үзгә? Тышлыктагы сурәтнең тарихы нинди? Альбомга кемнәр һәм ни рәвешле ярдәм иткән? Бу гасырның чирек өлешен уздык – киләсе 25 елда нинди үзгзрешләр булачак? Медицина, сәясәт, милләтләр һәм башка темаларга позитив һәм моңсу сценарийлар уйлап карадык. Беренче мәгърифәтче татар хатын-кызлары турында материал әзерләдек, Фатиха Аитова, Ләбибә Хөсәения һәм Сара Шакулова тарихларын барладык. Секс турында беренче тапкыр кемнән һәм кайчан ишеттегез? Төрле кешеләрдән бу турыда сораштык – алар кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук беренче хезмәт хакы темасына уйлаштык – кемдер инде мәктәптә укыган чагында ук үз эшен уйлап чыгарып акча эшләгән, кемдер югары белем алгач кына беренче хезмәт хакын алган – төрле кешеләрнең тәҗрибәләрен сораштык. Журналистикадан режиссура дөньясына күчкән кеше – Александр Далматов белән зур интервью әзерләдек. Татар киносына ниләр җитми? Татар тамашачысы соңгы елларда ничек үзгәрде? Ясалма фәһемне без ни рәвешле үз файдабызга куллана алабыз? Режиссер белән шушы темаларга сөйләштек. Моннан тыш гыйнвар санында яшь шагыйрьләрнең уртак иҗаты – чирек гасыр бәете, яңа елга максатлар планеры, доула һөнәре турында язма һәм яшь иҗатчылар белән әңгәмә форматындагы яңа сәхифә урын алды. Февральдә күрешкәнче!
Категория: молодежные журналы
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Год: 2026
Легальная стоимость: 159 руб.
Ограничение по возрасту: 16+
Комментарии ():