Тамчы кунакка бара

2.75 из 5, отдано 20 голосов

Илдус беркөнне иртән уянды да, караватыннан төшкәнче үк кычкырып: «Мин бүген армиягә китәм!» – диде. «Улым, сиңа биш кенә яшь бит әле», – диде әнисе. «Мылтык та күтәрә алмассың», – дип әйтеп куйды әтисе. Түр башында чәй эчеп утырган бабасы елмайды гына. Дәү әнисе плитә янында коймак пешерә иде. Ул оныгының сүзенә каршы киләсе итмәде: «Әйдә, улым, битеңне ю да коймак аша, аннары барырсың», – диде. Илдус битен юган арада әтисе белән әнисе – эшкә, бабасы кичә чапкан печәнне әйләндерергә киттеләр. Коймак белән чәй эчкәндә, өч яшьлек сеңлесе Илсөя дә уянды. «Мин хәзер армиягә китәм бит», – диде аңа Илдус. «А-а, абый барса, мин дә барам!» – дип чәрелдәргә тотынды сеңлесе. «Армиягә кечкенә кызларны алмыйлар», – диде Илдус, бик җитди итеп…

Категория: книги для детей

ISBN: 978-5-298-03382-4

Правообладатель: Татарское книжное издательство

Год: 2019

Легальная стоимость: 50 руб.

Ограничение по возрасту: 0+

Читать книгу «Тамчы кунакка бара» онлайн:

Комментарии ():