Хөрмәтле укучыларыбыз «Чаян»ның апрель санын куанып кулларына алачаклар. Ни дисәң дә, Апрель, дөньяви һәм милли тормышыбыздагы вакыйгаларга үтә бай вакыт. Монда бөек Тукаебыз, әдәби чагылышларыбыз, язгы хисләр, күңел күтәренкелекләре... Алар журналыбыз битләрендәге үткен эчтәлектәге карикатураларда, мәзәкләрдә, шигырьләрдә, фельетоннарда күз явын алырдай. «Сәбәпсез көлү» фельетоны мәззәкчеләрнең бүгенге көн чатаклыкларыннан мыскыллы көлүләре турында. «Абау!» сәхифәсендә беркатлы Түбән Кама «Инвестор»ы, «Тере үлек» – монысы Әстерханнан һәм Мәскәүдәге парковка мошенниклары. «Авто! Стоп!»та һаман шул мәңгелек тема – җүләрләр һәм юллар. «Сак булыгыз, мошенникларда!» Казан метросындагы игътисади «могҗиза»! Болардан башка, һәрвакыттагыча – чаянворд, «Табышмак – бил алышмак» һәм күп сандагы мәзәкләр. Күңелле уку мизгелләре сезгә, кадерле дусларыбыз!
Категория: журналы о досуге и развлечениях
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Год: 2026
Легальная стоимость: 71 руб.
Ограничение по возрасту: 16+
Комментарии ():