Чаян (на татарском языке) №02/2026

4.25 из 5, отдано 5 голосов

Юмор журналында иң беренче булып укучыларыбызны, әлбәттә, карикатура кызыксындыра! Шаян рәсем – басмабызның төп билгесе. Бүгенге көндә бигрәк тә. Менә «Чаян»ның февраль аенда чыккан санында утызлап авторның иҗаты карикатура аша бирелгән. Тышкы битендә Валентина Дружининаның шактый актуаль темага кагылган классик югарылыкка ия рәсеме күңелне тартып тора. Герой шагыйребез Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланып бирелгән шигырьләре аерым биткә җыйнап тутырылган. Фельетон «Акылсыз ясалма акыл» чынлыктан ычкынган уйлап чыгаручыларның, нейросетьларның кыланмышларын тасвирлый. «Абау!» сәхифәсендә Чаллыдагы ялганчы стоматологларның, Волгодон шәһәрендәндәге «ярлы» түрәнең, мигрантларның Питердагы яклаучысының, Омск шәһәрендәге лотерея уйнарга яратучысының маҗаралары турында. Еллар аша кичер килгән һәм тикшерелгән «Үткәннәргә карыйк каерылып» сәхифәсе үзенең актуальлеген һаман югалтмый. Болардан тыш «Чаян»ның яңа санында, гадәттәгечә, күп санлы мәзәкләр, шаян шигырьләр, «Чаянворд»... Күңелле уку мизгелләре!

Категория: журналы о досуге и развлечениях

Правообладатель: ТАТМЕДИА

Год: 2026

Легальная стоимость: 71 руб.

Ограничение по возрасту: 16+

Читать книгу «Чаян (на татарском языке) №02/2026» онлайн:

Комментарии ():