Яңа сан белән – Яңа Ел каршылыйбыз. "Чаян" шундый ул! Укучыларыбыз күңеленә күп санлы карикатуралы, мәзәкле, шигырьле журналыбыз хуш килер! «Ярсу уеннар» дигән фельетон да заманыбыз вандаллары тудырган маҗараларны бик тәфсирләп бирә алган. «Абау!» сәхифәсендә яшәешебезнең һич мөмкин булырга тиеш түгел очраклары чагылдырылган. «Үткәннәргә карыйк каерылып» сәхифәсе үзенең традицияләрен даими үткәреп бара – анда үткәннәрнең юмор-сатирасы хәзерге заман көзгесендәге кебек. «Чаян шифаханәсе»ндә укучыларыбыз сәламәтлек сеанслары ала – медицина полисларыгызсыз, талонсыз һәм чиратсыз. Болардан тыш журнал битләрендә – чаянворд, "Табышмак – бил алышмак". Игътибар белән укып чыксагыз, һичшиксез кәефегез күтәрелер!
Категория: журналы о досуге и развлечениях
Правообладатель: ТАТМЕДИА
Год: 2026
Легальная стоимость: 71 руб.
Ограничение по возрасту: 16+
Комментарии ():