Сөембикә №01/2026

4.9 из 5, отдано 9 голосов

Ап-ак карга, бураннарга төренгән гыйнвардан аклык, сафлык бөркелә кебек. «Сөембикә»нең өр-яңа елдагы иң беренче саны да – шундый! Гыйнварның үзе кебек! Бу санның тышлыгын TERRAPIA спа-салонының хуҗабикәсе Гүзәл Әхмәдуллина бизи. Ул Яшел Үзән районының Ачасыр авылында, гап-гади гаиләдә туып-үскән. Бьюти-сферага аны нинди юллар алып килгән, бизнеска яңа аяк басучыларга ул нинди киңәшләр бирә – боларны аның турындагы язмадан укып белергә була. «Долина эше» безне нәрсәләргә өйрәтте, икенчел торак базарыннан милек сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, үзеңне алданудан ничек сакларга? Күренекле композитор Александр Ключаревны татар моңы ничек үзенә җәлеп иткән? Режиссер, тарихчы, журналист Александр Далматовның тормыш кагыйдәләре нәрсә турында? Журналның гыйнвар санында сез бу сорауларга җавап табарсыз. «Сөембикә сәяхәттә» рубрикасы сезне – Төмәнгә, татар эзләре эзләргә, «Мин ачкан дөнья» рубрикасы исә Грузиягә алып китәр, алай гына да түгел, Төркиянең Трабзон шәһәренә үк алып чыгар. Бу санда без десерт ашау этикетына, эмоцияләрне дөрес белдерергә, грипп белән ОРВИны аерырга, нәкъ ресторандагы кебек итеп халкыбызның милли ризыгын – куллама пешерергә өйрәнербез, мүк җиләгенең хатын-кыз сәламәтлегенә тәэсирен искә төшерербез. Проза яратучыларны яңалык көтә: илебездә яшәп иҗат итүче төрле милләт язучыларының хикәяләрен бирә башлыйбыз. Бу санда башкорт язучысы Миләүшә Каһарманованың «Кысыр» дигән хикәясен укый алырсыз.

Категория: женские журналы

Правообладатель: ТАТМЕДИА

Год: 2026

Легальная стоимость: 129 руб.

Ограничение по возрасту: 16+

Читать книгу «Сөембикә №01/2026» онлайн:

Комментарии ():